Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Тамырдан үзгәрешләр китергән 1991 нче ел. Вакыйгалар яшен тизлеге белән үзгәрә – Союзны саклап калу буенча референдум, Татарстанның беренче Президентын сайлау, СССРның таркалуы.
1991 нче ел — митинглар һәм хәлиткеч сайлаулар елы. Мартта Татарстан СССРны саклап калу өчен тавыш бирде, майда РСФСР халык депутатлары Советы Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациядә ныгытылган исемне –“ТАССР. Татарстан Республикасын” раслады. Июньдә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев сайланды. Урамнарда союз килешүен яклаучылар һәм аңа каршы торучылар чыгыш ясады. Гадәттән тыш хәлләр Дәүләт Комитеты төзелү килешүгә кул куюны өзде. СССРның Гадәттән тыш хәлләр Дәүләт Комитеты карары СССРның барлык территориясендә хакимият һәм идарә органнары, вазыйфаи затлар һәм гражданнар тарафыннан бер кагылгысыз мәҗбүри үтәлергә тиеш дип билгеләнде. Бу көннәрдә республиканың барлык предприятиеләре аның юрисдикиясенә күчерелде. Статусны күтәрүнең тагын бер адымы булып флагны раслау торды, тик шулай да ТАССР союздаш республикаларга тиңләшмәде. Беловежский килешүләренә кул куелгач, СССР таркалды.