«Корбан-Фест» бәйрәм программасы БРИКС илләре телендә алып барыла. Корбан бәйрәме Казанда узучы БРИКС илләренең халыкара спорт уеннары вакытына туры килә.
Безгә килгән кунаклар хөрмәтенә дәгъват максатында сәлам, котлау сүзләре рәсми БРИКС илләре телендә һәм башка берничә телдә яңгыраячак. Бәйрәм программасы 10 телдә алып барыла. Бәйрәмдә БРИКС уеннары спортчыларның үзләрен дә күреп булачак, әмма алар катнашыр өчен түгел, ә ял итер өчен генә киләчәк. Шулай ук бәйрәмдә «Рубин» командасы да катнаша. Алар остахәнәләр үткәрә, бер футболист белән автограф-сессия дә була. «Корбан-Фест» бәйрәме 2018нче елдан бирле Казанның Идел буе һәм Вахитов мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.
2023нче елда «Корбан-Фест» Иске Татар бистәсендә узды, быел кунаклар саны арту сәбәпле бәйрәм Кремль яр буенда уза. Бәйрәмгә 15 мең кунак килүе көтелә. Беренче 1 мең кунакка бушлай чәкчәк таратыла. Гаилә елы уңаеннан күпчелек остаханәләр гаилә белән бергә башкарыла торган була.