Балалар лагерьларында беренче смена ачылды. Шул исәптән «Восток» лагерында да балалар ял итә башлады. Әлеге лагерьга «Җәй — балаларга» программасы буенча капиталь ремонт ясалган иде. Аның ачылышын хәбәрчеләребез дә күрде.
«Восток» лагерында ашханә, клуб һәм зур актлар залыннан тыш футбол кыры, шулай ук баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары бар.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты
Лагерьда ике тапкыр ял иткәнем булды. Озак еллар үтсә дә анда дуслар таптым , бик күңелле хәтирәләр булып күңелдә саклана . Сезне уку елы тәмамлану белән котлыйм. Каникуллар күңелле һәм эчтәлекле үтсен өче биредә барлык шартлар да тудырылган
«Восток» лагерьендә җәй буе сигез йөз бала ял итеп кайта. Ә Татарстан күләмендә барлыгы 180 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгыта.
Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры
Без шәһәр читендәге ял итү базаларын сүтми калган регионнарның берсе. Үз вакытында республика җитәкчелеге әлеге лагерьларны яңадан профильләүне тыю турында Карар кабул итте..Һәм республика Президенты карары белән биш ел эчендә 94 дәүләт лагере менә шундый заманча итеп ремонтланырга тиеш.
Шуларның егермедән артыгы яңартылып эшли башлады. Димәк киләсе елларга тагын да күбрәк бала ял итә ала.
Мөршидә Җиһан, Инна Данилова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.