Без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, ветераннар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез Түбән Кама районының Каенлы авылында яшәүче Бөек ватан сугышы ветераны Камил Улданов һәм тыл ветераны Әминә Фәрхетдинова турында. Бу көннәрдә алар туган көннәрен билгеләр үттеләр. Камил Ульданов 94 яшен тутырса, Әминә Фәрхетдиновага 95 яшь.
Сугышта катнашучы Камил Әхмәтгәрәй улы Ульданов өендә зур бәйрәм. Аңа 94 яшь тула. Шул уңайдан кызы, оныгы табын коралар. Камил бабай яраткан, токмач ашын пешерәләр.
Камил Ульданов фронтка 18 яшендә китә. Башта Бөек Ватан сугышын аннары Япон сугышын кичерә. Нәтиҗәдә туган авылына 7 елдан соң гына әйләнеп кайта.
Сугышта катнашучының 1 кызы һәм ике улы бар. Бүген ул аларның кадер-хөрмәтендә яши.
Шәһәр мэры исеменнән рәхмәт хатын һәм Горэлектротранспорт предприятиесе җитәкчесе кулыннан чәк-чәкне Каенлы авылында яшәүче Әминә Фәхретдинова да ала. Тыл ветераны 95 яшен тутыра.
Бүген Әминә Фәхретдинова улы һәм килене белән гомер итә. Әйтергә кирәк, бүген районда 49 ветеран яши. Шул исәптә аларга тиңләштерелгәннәр дә. Җиңүнең 75 еллыгы уңаенан аларның һәрберсенә 100 мең акча бирәчәкләр. Бер тапкыр түләнә торган сумма тыл хезмәтчәннәренә дә каралган. Аның суммасы 55 мең.