Ноябрьдә кайбер категория ветераннарга пенсиягә өстәмә түләү каралган. «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар 50 мең сум ала.
Хезмәт министрлыгында бер тапкыр бирелә торган түләү гражданнарны пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан башкарыла, дип ачыклык керттеләр. Ике пенсия алучы гражданнар түләүләрне Россия Пенсия фонды буенча ала. Россия Президенты указы нигезендә акча Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннарга бирелә