Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 апрельдән күчә башлаячак. Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 75 мең сум һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча 25 мең сум. Акча я банк счетына күчәчәк, я хат ташучы алып киләчәк.
Сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Ленинград камалышында булучылар, балигъ булмаган килеш концлагерьга эләккән тоткыннарга 75 мең сум биреләчәк. Тыл хезмәтчәннәренә, балигъ булган яшьтә концлагерьда булган тоткыннарга иллешәр мең сум каралган. Татарстанда, моңа өстәп, сугышта катнашучыларга, ветераннарга 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булганнарның тол хатыннарына 5 мең сум биреләчәк.