Ветераннарга — бушлай элемтә. «Ярдәм янәшә » акциясе буенча Чаллыга 57 кәрәзле телефон кайтарылган. Бу көннәрдә телефоннарны Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшыралар. Әлеге игелекле эштә «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнаша. Тулырак киләсе репортажда. Чаллыда яшәүче 57 Бөек Ватан сугышы ветераны көз башына кадәр инде түләнгән элемтә телефоннары белән бүләкләнәчәк. Һәр телефонга Россия эчендә гомерлек түләүсез элемтәдә тору өчен сертификат бирелә. Әйдәп баручы мобиль операторлары белән килешү төзелгән инде. Бер телефонга 2 SIM-карта куярга мөмкин, әгәр ветеран теләсә, үзенең элеккеге номерын да калдыра ала.
Волонтерлар хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллина: «Ветеран үзенә уңайлы теләсә кайсы элемтә операторын сайлый. Моңа кадәр файдаланган номерны да калдырырга мөмкин. Сертификат Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы булган очракта гына гамәлдә була. Сертификат SIM-карта алу хокукын бирә,. SIM-картаны ветеран «Җиңү волонтеры » операторыннан ала.»
Кәрәзле телефонның файдасы түләүсез элемтәдә генә түгел. Волонтерлар сүзләренә караганда, җайланма берничә мөһим өстенлеккә ия: аппаратлар уңайлы булсын өчен зур төймәләр һәм яхшы динамика белән җиһазландырылган Ветераннар әңгәмәне яхшы сыйфатта ишетә алачак. Аларда шулай ук ашыгыч ярдәм төймәсе дә урнаштырылган.
Чаллы шәһәрендәге «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте җитәкчесе Андрей Смоленцев: » телефонны көйләгәндә телефон номерын һәм ярдәм турында SMS җыярга була. 2-3 секунд төймәгә баскач, автомат рәвештә бу номердан SMS хәбәр килә, һәм шунда ук ветераннан “Плохо. Нужна помощь” – дигән шалтырату алына.»
Телефон алган ветераннарның берсе-Мисхәт Гыйләҗев. Фронтка ул 17 яшендә китә, сугышның күп өлешен өченче Белоруссия фронтының пехота батальоны составында уздыра. Быел октябрь аенда Мисхәт Гыйләҗевка 96 яшь тула. Мисхәт Гыйләҗев сүзләренә караганда, сугышчан иптәшләре белән элемтә күптән югалган – адреслары да, телефоннары да юк. Ә менә кызларына һәм оныкларына шалтырата алачак.
Автозавод районының ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская: «Без ялгыз яшәүче ветераннар белән даими элемтәдә торсак та, бу телефоннар аларга бик файдалы булачак. Ветераннарга үзара, туганнары, балалары белән сөйләшү, кирәк булган очракта, ашыгыч яки социаль ярдәм чакырту мөмкинлеге булачак.»
«Җиңү волонтерлары» вәгъдә иткәнчә, бу телефон аша үзәк белән дә элемтәгә керергә мөмкин, ветераннарга шунда ук кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.
Алинә Мифтахова ,Дмитрий Кравченко, Татарстан яңалыклары, Чаллы.