Апрель аенда ветераннарга вакытлы өстәмә түләүләр бирелә. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына билгеләнгән финанс ярдәме.
Әлеге түләүләрне 1941-1945 нче елларда сугышта катнашучыларга, инвалид ветераннарга бирелә. Россиядә ветераннарга вакытлы өстәмә түләү өч ел элек ил президенты инициативасы белән гамәлгә кертелде. Татарстанда Бөек Җиңү көне алдыннан 438 ветеран әлеге түләүне ала. Заявка бирергә кирәкми, пенсия фондының җирле органнарындагы база мәгълүматлары буенча түләү каралган.