Халыкара нацист лагерьларе тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелде. Бу көннәрдә республиканың Җиңү волонтерлары фашист төрмәләрендә әсирлек михнәтләрен кичергән кешеләр янында булып, хатирәләрне барлыйлар, өлкәннәргә булышалар.
Фашист концлагерьлары тоткыннарын Халыкара азат итү көнендә Җиңү волонтерлары Вера Бакаева янына бардылар. Ул балачагында ук Рига шәһәре янында урнашкан концлагерьларның берсенә эләгә, анда фашистлар «немец армиясе ихтыяҗлары»на әсир ителгән балаларның каннарын суыралар. Вера Бакаева безнең һәркайсыбыз өчен үрнәк каһарман. Волонтерлар аның хәл-әхвәлен белешүдән тыш, Җиңү хаты белән дә сөендерделәр. Матур итеп бизәлгән окрыткага Казан мәктәпләре укучылары исеменнән рәхмәт сүзләре язылган. Җиңү волонтерлары безнең каһарманнарга кунакка көн саен килә, өйләрен җыештырырга булышалар, алар өчен төрле чаралар оештыралар