Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Фәйзи Галиев — легендар шәхес. Ярты гасырга якын колхоз рәисе булып эшләгән. Фәйзи Галиев җитәкчелек иткән “Искра” колхозы заманында республика, ил күләмендә дан алган миллионер колхозга әверелә. Әле дә күңел көрлеген җуймаган Фәйзи ага хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белән күрешеп истәлекләре белән уртаклашты.
Түбән Шашыда Фәйзи Галиев яшәгән йортны табуы бик җиңел, аны һәркем белә. Капкасына ук кем яшәгәне язылып куелган. Өч авылны берләштергән күмәк хуҗалык та Фәйзи Галиев исемен йөртә.
17 яшендә Фәйзи Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска сроклы курсларда укый. 1943 елның җәендә укуны өзеп Смоленск тирәсендәге сугышка җибәрелә.
Фәйзи абый белән күрешергә теләүчеләр күп, өйләренә юл бер дә өзелми. Аеруча мәктәп балалары белән аралашырга ярата. Балаларны күбесенчә сугыш истәлекләре кызыксындыра.
1944 елның башында сугышка яраксыз булып авылга кайта. Шул ук елны аны унтугыз яшьлек инвалид егетне, колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Бу вазифаны ул 50 елга якын берөзлексез башкарып килә. Лаеклы ялга чыккач та татарстан тарихын чагылдырган ,документаль 6 китап чыгарган. Озын гомерле булу серен гаиләсеннән күрә. Хатыным Сара бик тырыш иде, балаларым, оныкларым йөзгә кызыллык китермәде, горурланырлак булды ди. Бүген Фәйзи бабай улы Тәлгать белән килене Суфия тәрбиясендә бик бәхетле картлык кичерә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.