Теләче раонынының Иске Карабаян авылында яшәүче Дарья Арсентьевага 100 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та тәбрик итте. Республикабыз белән яшьтәш булган Дарья Арсентьевага кунакка хәбәрчеләребез дә барып кайтты.
Бөтерелеп биегән чаклары арта калса да, кунакларны кул чабып каршы алырга рәте бар әле Дарҗа түтинең. Хәзер елмаеп кына торса да 10 дистә ел эчендә күрмәгәне калмаган. Сугыш вакытында Суслангирда окоп казу эшләрендә дә эшләгән. Ул елларның үзәккә үткән салкыннары, ачлык, бозланып ката торган чабаталар әле дә хәтерендә.
Хәзер исә ул бәхетле картлык кичерә. Кайчак шулай Дус кызларын чакырып бәйрәм дә үткәрә.
Сөйгән егете фронтка киткәч кире әйләнеп кайтмый. Дарҗа әби аңа тугры калып, шулай ук әти-әниләрен тәрбияләп кияүгә дә чыкмый кала. Дарҗа түти бүгенге көндә тутасының кызы Анстасия гаиләсе тәрбиясендә яши.
Мөршидә Җиһан, Эльмира Нруллина, Таһир Хәсәнов.