Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында өлкәннәр һәм инвалидлар турында кайгырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республикада өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны озак вакытлы карап тәрбияләү системасын үстерү җитди проблемаларның берсе. Хәзер әлеге категория кешеләр Татарстан халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Статистика буенча, киләчәктә аларның саны артачак. Шул ук вакытта республикада 2019 елдан башлап пилот проекты гамәлгә ашырыла, аның нигезендә барлык муниципаль берәмлекләрдә гериатрия кабинетлары булдырылырга тиеш. Әлегә шундый кабинетлар 26 районда эшли. Хәзерге вакытта бер мең алты йөз утыз сигез кеше әлеге система буенча тәрбиядә тора. Киләчәк максат — мохтаҗларның мөмкин кадәр күбесенә медицина һәм социаль планда ярдәм күрсәтү.