Медаль үз героен тапты. Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында фронтовик гаиләсенә бүләк тапшырдылар. Литвадагы Мариямполь шәһәре янында эзтабарлар төркеме Иван Васильевич Дубровинның «За военные заслуги» медаленә юлыккан. Октябрь аеннан бирле волонтерлар сугышта катнашучының туганнарын эзләгән.
Василий Дубровин әтисен исенә төшергәндә, күз яшьләрен тыя алмый. Ул совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларын үтеп, туган ягына чын каһрмангерой булып кайта. Ул әтисенең сугыш турындагы ядкәрьләрен ачык хәтерли.
Иван Дубровин югалып калмый. Өшегән бармаклары белән бер автомобильне идарә итеп, сугышчыларны засададан алып чыга. Сугышта ул шофер була, Мәскәүне дошманнардан саклауда катнаша, Кенеигсбергка кадәр барып җитә. 1946 елның мартында демобилизацияләнә, Казанга кайта, өйләнеп, 6 бала тәрбияләп үстерә.
Фронтовик гаиләсе үз героен хәтерли. Фотоларны яңадан карыйлар, тарихи чынбарлыкны барлыйлар. Хәзер аларның бабалары белән горурланырга тагын бер сәбәп бар. 2021 елның октябрендә Литвада эзтабарлар отряды Иван Дубровинның «За военные заслуги» медален табып ала.
Диана Малярова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.