Лаешта «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проектының 2 нче этабына йомгак ясалды. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсенең проекты тыл хезмәтчәннәре батырлыгына багышлана. Каһарман ветераннар исемнәрен мәңгеләштерүне максат иткәннәр. Тулырак киләсе язмада.
Депутат хатын-кызлар әлеге проектны башлап җибәргәндә, шулкадәр киң колач алыр дип уйламаганнар да. Каһарманнарның онытылмас тарихы, гыйбрәтле язмышлары белән яңа буын – оныклары кызыксына. Ир-атлар белән беррәттән, иңгә-иң торып, сугыш елларында җиңү яулашкан хатын-кызлар турындагы истәлекләрне яңарталар.
Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Аксубай, Минзәлә, башка районнар активистлары буыннар бәйләнеше турындагы стендларны күрсәтте. Ә яшь буын вәкилләренә тере тыл ветераннары белән аралашу кабат данлы еллар сәхифәләрен актарырга булышты. Чандыр гына гәүдәле, мөлаем йөзле Хәдичә Якуповага 94 яшь. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була.
Хәдичә әбинең 5 баласы, 5 оныгы бар.Хәзер кадер-хөрмәттә яши. Оныкларына үзенең кайгы-хәсрәтләрдән торган авыр язмышы, сугыш китергән афәтләр турында сөйли. Тынычлыкның, яшәү кадерен белергә өнди. Сәхнәдән сугыш чорына багышланган җырларны тыңлаганда да ветеранның күзләре яшьләнде.
Проект җитәкчесе Татьяна Ларионова сәхнәдән проектны тормышка ашыру буенча иң актив районнарны билгеләп үтте. «У войны не женское лицо» китабын тәкъдим итте. Басмада тылда Җиңүне якынайткан каһарманнар турында язмалар бар.
Сугыш вакытында хатын-кызлар батырлыгы турында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне дә атадылар. Әлеге махсус чыгарылышлар республиканың дәүләт архивына тапшырылды. Бу уңайдан «Татмедиа» агентлыгы һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре актны имзалады. Шулай итеп каһарман хатын-кызларның исемнәре мәңгеләштерелде.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары.