Фронтта авыр шартларда кешеләрнең гомерләрен коткарып калганнар. Бөек Ватан сугышы елларында табиблар миллионлаган яралы солдатларны сафка бастырды. Шушы табибларның берсе — Казанның мактаулы кешесе Әсхәт ага Гыйниатуллин күптән түгел 100 яшен тутырды.
Март ахырында Әсхәт Гыйниатулла улы йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзен котларга килгән кунакларны дулкынланып каршылаган.
Ул башкаларга игътибар бирергә күнеккән – Әсхәт Гыйниатуллин гомерен медицинага багышлаган. Ветеранныы котлап, кулларын кысканда, республика сәламәтлек саклау министрының да дулкынлануы сизелде.
Әңгәмә шомлы сугыш еллары вакыйгаларына бәйле хатирәләргә барып тоташты. Ул вакыйгалар гел күз алдына килә, ди ветеран. Ул 20 яшендә үз теләге белән фронтка китә.
Соңрак студент-табибның яңа сәләте ачыла, яралыларга операцияләр ясый башлый. Аннары булачак хирург медицина-санитар взводы командиры итеп билгеләнә. Сугышчан хезмәтләре орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Әсхәт Гыйниатуллин
Казан шәһәре Баулы районында хирургия өлкәсен күтәрә. Хәзер ул ялгызы яши, социаль хезмәткәрләр булыша, кайчагында ул үзе дә табиб киңәшләрен бирә.
100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән табиб һәркемне сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өнди.Үз үрнәгендә начар гадәтләрне өнәмәвен, кешеләргә карата яхшы мөгалләмдә булырга кирәклеген, озак яшәүнең сере шунда булуын әйтә.
Эльвира Фәйзуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.