Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга хәзерләнгән көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына төрлечә ярдәм күрсәтелә. Буа эшмәкәре, «Риф» фирмасы җитәкчесе Рифат Батыров та фронтовик Гариф Сафиуллинга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бүләк ясаган: фатирындагы санузелларны, иске идәннәрне яңага алыштыруда, обойлар ябыштыруда булышкан. Ветеранның яңартылган фатирын безнең иҗат төркеме дә карап кайтты.
Сугышка чакырылыганда аңа нибары 14 яшь буда. Сталинград сугышында катнаша. Икенче Украина фронтының 674 гаубич артиллерия полкы составында сугыша. Чугуевта танкка каршы минада шартлана, контузия ала. Купянск, Шевченко станциясен, Харьковны азат итә. Украина, Молдавия, Карпат, Румыния, Чехословакияне узган. Сугышын Прагада тәмамлый. 1947 елда демобилизацияләнә, инженер-механик булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Сталинградны саклаган өчен медаль, Батырлык өчен медаль, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Сафиуллин: » Яз көне хәрби комиссариатка киттем. Анда мин беркемне дә белмим. Ник килгәнне сорадылар. Фронтка барасы килүемне әйттем. Син бик яшь дип кире бордылар.Ә мин үз сүземдә нык тордым.»
Яңа кафель, сантехника, коридорда яңартылган обойлар. Бәйрәм алдыннан булган мондый игътибарга сугыш ветераны Гариф Сафиуллин сөенеп туя алмый. Санузелда ремонт күптән кирәк иде, ди фронтовик. Санаулы көннәр эчендә барысы да тәртипкә китерелгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Сафиуллин: «Ремонтны идәннән башладылар. Яңа плиткалар ябыштырдылар. Ванна бүлмәсендә дә зур эш башкарылды. Барысын да өр-яңаны куйдылар.»
Йорттагы эшләрне төзүчеләрнең тәҗрибәле бригадасы башкарган. Венера Бабикова штукатур-молярчы. Обойларны да ябыштыра. Ветеранга ремонт ясарга ярдәм итүләрен сорагач, бу эшкә теләп алына.
Венера Бабикова: » Миннән ветеранга ярдәм итүемне сорадылар.Мин үз чиратымда бик теләп ризалаштым. Бу бит бик зур ярдәм. Кирәк булса,тагы да киләчәкмен.»
Ветеранның фатирын ремонтлау инициативасы эшмәкәр Рифат Батыровныкы. Ул барлык чыгымнарны үз өстенә алган.
Эшмәкәр Рифат Батыров: » Үзебезнең инициатива буенча сугыш ветераннары фатирында ремонт ясарга булдык. Аның бигрәк тә санузелы начар иде. Кергән җирендә обойларын да алыштырдык.Ветераннарга ярдәм итү-безнең изге бурыч дңип саныйм.»
Ветеран үзенең хәрби яшьлек еллары һәм ул чорның авырлыклары турында «Форпост» отрядына да сөйләде. Студентлар һәм волонтерлар даими рәвештә фронтовикка булышып торалар.
“Форпост” отрядының яшьләр белән эшләү белгече Рунизә Сабитова: «Үзәк активистлары бик еш кына ветераннар янында булабыз.Бу безнең бурычыбыз. Без аларны сакларга һәм үөрмәт итәргә тиеш. Аларның чиксез батырлыклары, безгә тыныч тормыш бүләк итүләрен һәр яшь буын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.»
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә хәзерләнгәндә райондагы сугы ветераннарына менә шундый зур бүләкләр ясала.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.