Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларның аерым категорияләренә ун мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие турындагы указны имзалады.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, акчаны сентябрьдә түли башлаячаклар.
Моның өчен гариза бирергә кирәкми – Пенсия фонды барлык кәгазьләрне үзе әзерләп, пособие күчерәчәк.