499 ветеранның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Мамадыш районында һәйкәл төзелешенә керештеләр. Районның Комазан башы авылындагы әлеге объект, Бөек Ватан сугышында һәм кайнар нокталарда катнашкан якташлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлегенә сафка баса. Аның ачылышы кайчанга билгеләнгән һәм проектның авторы кем? Болар турында Мамадыштан Илнур Юнысов язмасы.
Төзүче Рашат Гыйләҗев булачак һәйкәл һәм аның янындагы территориянең ничек эшләнәчәге белән таныштыра. Объектның урыны итеп Комазан башы авылының нәкъ үзәге – клуб каршы сайланган. Шушы торак пункттан һәм күршедәге Дүсмәттән булган осталар бригадасы биредә август ае азагыннан эшли.
Әлеге һәйкәл Бөек Ватан сугышында һәм кайнар нокталарда катнашкан якташлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары истәлегенә төзелә. Уртак көч белән шушы категориягә караучы 499 якташларының исемнәрен туплаганнар. Алар барысы да плитәгә уеп язылып, һәйкәл диварында урын алачак. Проектының авторы – районның баш архитекторы Рамил Миңнеханов.
Моннан тыш, башка төбәкләрдә яшәүче якташлары да матди ярдәмнәр күрсәтә башлаган. Һәйкәл 8 метр озынлыкта һәм 2 метр биеклектә булачак. Стенасы кызыл төстәге кирпичтән өеләчәк. Кышка кадәр төп эшләрне тәмамлап куярга ниятлиләр. Ә ачылыш тантанасы 9нчы май – Җиңү көне бәйрәменә билгеләнгән.
Илнур Юнысов, Фаил Шәйхетдинов.