Нурлат районының Нариман авылында истәлекле стела ачылды. Мемориал Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төзелде. Ул якташлары, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй шәһәренең мактаулы гражданины Рифкать Фәрдиев ярдәме белән торгызылды . Тулырак киләсе репортажда.
Нариман авылында туып-үскән, хәзерге көндә Зәйдә яшәүче якташлары Рифкать Фәрдиев күп еллар инде үзенең кече ватанында авыл көннәре оештыра. Узган ел бу бәйрәмдә әлеге стеланы төзү турындагы карарга килгәннәр. Якташлар бу инициативаны бик теләп хуплаганнар. Рифкать Фәрдиев барлык финанс чыгымнарын үз өстенә алган.
ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй шәһәренең мактаулы гражданины Рифкать Фәрдиев: «Без бу истәлек мемориалын тиз арада ясап урнаштырдык. Ул ноябрьдә әзер иде инде. Авыл халкы бик теләде, биредә һәркайсыбызның туганнарының якты истәлеге. 31 кеше сугыш кырында ятып калган, 36 сы гына әйләнеп кайткан. Каһарманнар даны мәңелек, без аны киләчәк буынннарга да җиткерергә тиешбез.»
Мемориалны төзүдә авылда яшәүче һәр кеше үз өлешен керткән. Исемлектә 176 кеше. Биредә фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәре мәңгеләштерелгән. Тантаналы митингка җыелган һәркем анда үз туганнарының һәм танышларының фамилияләрен тапты. .Катнашучылар рәхмәт сүзләре белән стелага чәчәкләр салды.
Тантана кунаклары да авыл халкының шатлыгын уртаклашты. Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәре сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты, фронтовиклар турында аларның оныклары, аларның балалары сөйләде. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан авыл һәвәскәрләре бәйрәм программасы да әзерләгән иде.
Айгөл Сергеева, Алмаз Әмәтҗанов,