Башкалабыз Казанда Бөек Җиңү көне зурлап узды. Меңьеллык мәйданда узган тантаналы парадка хөрмәтле сугыш, тыл ветераннарын зурларга Республикабыз халкы җыналды. Җиңү чарасы Казан югары танк училищесы курсантлары катнашында беренче марш белән башланып китте. Алар Россия, Татарстан, Җиңү байракларын тантаналы рәвештә алып чыктылар.
Республикада бүгенге көндә 14 меңгә якын ветеран яши. “Кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара, ләкин һәрберебезнең изге бурычы – ветераннарны кайгырту, Җиңү традициялерен саклау.
Чараның иң матур өлешенең берсе – хәрби техника узуы булды, алар арасында атаклы “Катюша”лар, “колхозник Татарии” Т-34 танкы һәм башкалар, шулай ук парадта Казан Сувовро хәрби учили
Геройларның батырлыгы һәм ныклыгы еллар үткән саен кимеми, аларның исемнәре һәм батырлыклары — безнең бүгенге тормышыбызның ныклы бер нигезе.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.