Татарстанда Өлкәннәр көненең бәйрәм программасы билгеле булды. Пенсионерлар өчен бәйрәм концертлары, хәйрия акцияләре, ярышлар һәм башка чаралар әзерләнде.
Сәхнәдә чыгыш ясау яки модель пьедесталын яулап алу буенча балачактагы хыялларны тормышка ашыру беркайчан да соң түгел. 1 октябрьдә бу хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге бар — һәр пенсионер «Җитлеккән матурлык пьедесталы» проектында ырга гариза бирә ала. Өлкәннәр декадасы шулай башлана.
Бай мәдәни программа 10 көнгә бүленгән. Мәктәпләрдә ветераннар белән иҗади очрашулар, аш мәҗлесләре үткәрелә. Өлкәннәр арасында бильярд, футбол ярышлары була, башка тамашалар оештырыла. Бәйрәм концертлары 4 октябрьдә шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә уза.
Татарстанның Милли музее да пенсионерларга үз ишекләрен ача. Бушлай экскурсияләр, музыкаль лекцияләр, мастер-класслар оештырыла. Шулай ук Аксенов, Урманче музейларына, Зарипов галерея-студиясенә, Казан Зооботаника бакчасына керү дә түләүсез булачак. Моннан тыш, Өлкәннәр декадасында Казан Кремле тарихын, совет чорын искә төшереп, республиканың Милли китапханәсе буйлап узарга мөмкин – ветераннарның иҗтимагый хәрәкәте активистлары өчен экскурсияләр уздырыла.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.