Түбән Кама эзтабарлары отряды медальон тапкан сугыш кырында һәлак булган Кызыл Армия солдаты Иван Губаревның медальонын тапкан иде. Казан федераль университетының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы лабораториясендә аңа ДНК-экспертиза үткәрелә.
Иван Губаревның хәрби медале-Кызыл Армия солдатыннан калган бердәнбер әйбер. 42 яшендә ул Сталинградта һәлак булган.Түбән Камадан эзтабарлар отряды аның медальонын тапканчы, солдат турында бернинди мәгълүмат булмаган. Хәзер «Память сильнее времени» проекты буенча университет лабораториясендә ДНК-экспертиза үткәрәләр.
Калуга өлкәсендә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган 65 солдатның беренче генетик экспертизалары уздырыла.
Бирелгән генетик материалны катнашмалардан чистарталар, ПЦР –тест үткәрәләр.ДНК өчен сөяк яки теш алына. Еш кына әйләнә-тирә мохит йогынтысында ул акрынлап җимерелә – бу очракта экспертиза өчен муен умырткасына алалар. Моны университет галимнәре эшли.
Пилот проекты булса да, нәтиҗәләре бик яхшы. Иң мөһиме- сугышта һәлак булган солдатлар турында төгәл мәгълүмат алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Диана Дасаева, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.