Статистик мәгълүматларга караганда җир шарында яшәүче биш мең кешенең берсе 100 яшькә җитә. Кукмара районының Кәчемир авылында туган Рәшидә Бәшировага да 100 яшь тулды. ТАССР яшьтәше белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күрешеп кайтты.
100 яшьлеге белән котларга дип өй тутырып кайткан кунаклар өчен Рәшидә Бәширова кайгыртучан әни, дәү әни, әби. Фотосурәттәге шушы чибәр туташка күп булса 20 яшь. Ә хәзер исә чәчләренә ак халаты төсе кергән сөйкемле әби. Ул гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган. 61 яшенә кадәр теш врачы булып эшли. Балалары Гүзәл белән Рәшит тә әниләре эзеннән киткән. Кызы Гүзәл Нигъматуллина Татарстанның атказанган табибы.
100 ел аз вакыт түгел, әлбәттә, тик гомер атлары бигрәк җитез икән, мәңге үтмәс кебек тоелган кыен мәлләр узып та киткән. Гап-гади авыл кызы булага карамастан ул Татарстанда теш дәвалау юнәлешенең фәнни һәм гамәли нигезләрен тудыручы, озак еллар кафедра белән җитәкчелек иткән фидакарь хезмәткәр.
Елмаю бүләк итүче һөнәр иясе гомер буе кешеләргә игелек кылып яши. Аның күп санлы укучылар, пациентлары әле дә Рәшидә Фатыйховнаны яратып искә ала. ТАССРның 100 еллыгына багышлап Традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырган бәйгегә оныгы Ангелина Рәшидә әбисе турында инша язып җибәргән. Данлыклы әбисен туган көне белән котларга да ул бик әзерләнеп кайткан. Шигырь дә сөйләде, җыр да бүләк итте.
Рәшидә әби безнең Бәшировлар нәселенә охшаган дип оныгы белән , гомумән барысы белән дә бик горурлана.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.