Ул көн хәтердән мәңге җуелмас. Казанның Чабакса бистәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.Тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан язмасында.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг оештыручы Марс Алиев Чабакса бистәсендә әлеге чараны традицион рәвештә ел саен уздырырга ниятли.Аның фикеренчә, искә алу көне яу кырында калгнаннар өчен түгел, ул без, исәннәр өчен кирәк.
Шушындый патриотик тәрбияви чаралар аша ата-бабаларыбыз, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын яшь буынга да җиткерә килик дип искәртте чыгыш ясаучылар.
Чабакса бистәсеннән Бөек Ватан сугышына барлыгы 255 кеше китә шуның 161 е батырларча һаләк була. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан биредә әлеге мемориаль калкып чыкты. Хәтер сакчысы булып мәңгелек ут яна.