Казанның «Библиобус» мобиль китапханә комплексы быел да үз эшен дәвам итә. Гыйнвар аенда ул Ветераннар йортына, Самосыров һәм Вознесение бистәләренә киләчәк.Адреслары һәм вакытлары экранда күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» – ГАЗавтомобиле – 1 мең ярымга кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Комплекс стационар китапханә фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә дә ярдәм итә.