Казанга «Җиңү эшелоны» агитация поезды киләчәк. Поезд Үзәк хәрби округка керә торган Россия шәһәрләре буенча узачак. Тимер юл составы Иркутск шәһәреннән 26-нчы апрельдә кузгалачак, ә Казанга поезд 6-нчы майда киләчәк. Маршрутның озынлыгы 4044 чакрым. «Җиңү эшелоны» Себер, Урал һәм Идел буеның эре шәһәрләре – Красноярск, Новосибирск, Омск, Төмән, Чиләбе, Уфа, Самара, Пенза, Саранск, Казан, Ижау һәм Пермь аша узачак. Акция 8-нче майда Екатеринбургта төгәлләнәчәк.Поезд составында тарихи һәм заманча хәрби техника үрнәкләре куелган платформалар, Бөек Ватан сугышы артефактлары булган вагон-музей булачак.