Акциядә шәһәр халкы һәм кунаклар белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.
Йөреш вакытында шәһәрлеләр Нужин һәм Казан федераль университетының Астрономия урамнарыннан акциягә кушыла алдылар. Бер сәгать эчендә Казан халкы Карл Маркс, Лобачевский урамнарында, «Черек күл» паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап туганнарының портретлары белән узды. Хәрәкәт маршруты 5 чакрымга якын тәшкил итте.