Каһарманнарны онытмыйбыз, алар белән горурланабыз. Башкалабызның Петров паркындагы Дан аллеясында Казан дары заводы коллективы митингы узды.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды. Предприятиенең фашизмны Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур.
Фронтка кыр һәм диңгез артиллериясе өчен 4 меңнән артык снаряд, шулай ук самолет кораллары озатылган. Завод сугыш елларында бертуктаусыз эшләгән бердәнбер профильле предприятие.
Митингка фронтовикларны, тыл һәм дары җитештерү ветераннарын чакырдылар. Аларның иң өлкәне -5 нче цех эшчесе Мәрьям Надыршина. Аңа 102 яшь тулды. Корал залплары астында заводта эшләгән Советлар Союзы Геройлары истәлегенә барельефка чәчәкләр салдылар.