Республикада ветераннар йорты янында традицион парадлар башланды. Тантаналарда шәхсән волонтерлар, яшьләр, гамәлдәге хезмәткәрләр җыела алмаучыларны котларга җыела. Бәйрәмгә берничә көн алдан һәркайсына киләчәкләр, батырлар ничек каршы ала алдагы язмада.
Җиңү җырлары астында яшь армиячеләр атлый. Бу бер кеше — Мануил Дәүләтшин өчен шәхси парад. Быел Бөек Ватан сугышы ветеранына 96 яшь. Ишегалдында һәркемгә таныш «Җиңү көне» җыры яңгырый. Аны Росгвардиянең тынлы оркестры башкарды. Күршеләр күз яшьләрен тыя алмый.
Мануил Дәүләтшин Мөслим районының кечкенә авылында туган. Фронтка 1944нче елда 17 яшь чагында китә. Очучы булырга өйрәнә, һава укчысы сержанты исемен ала. 45 нче елның августында Япониягщ каршы сугышта катнаша. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Күкрәгендә «Германияне җиңгән өчен» медале.
Мануил Дәүләтшин Казанга кайткач ТАССР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт милкен урлауга каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные булып эшли. Ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе була. Җиңү парадына ветеран сәламәтлеге какшау сщбщпле бара алмый, шуңа күрә бүгенге көтелмәгән бүләккә ул бик шат.
«Өй янында парад» акциясе — ватаныбызның берничә буыныннан бөек Җиңү өчен олы рәхмәт билгесе.
Алия Галиуллина, Алмаз Хәкимов Ренат Сәхипгәрәев Татарстан яңалыклары.