+7 960-084-17-12 #фотоальбомПобеды
Татарстан халкын Җиңү фотоальбомын ясауда катнашырга чакыралар. Казан яшь тамашачылар театры, республика Мәдәният министрлыгы, шулай ук КидСпейс балалар шәһәре Instagram челтәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү фотоальбомы» дип исемләнгән масштаблы патриотик акция башлап җибәрде.Анда катнашу өчен, Instagram челтәрендә гаилә героеның фотосүрәтләрен, аның батырлыгы һәм сакланып калган гаилә ядкарьләре турында кечкенә генә тарих урнаштырырга, фотоальбом Победы дигән хештегны күрсәтергә. Оештыручылар бу акцияне күпчелек татарстанлылар яклар дип ышана. Өстәмә мәгълүмат алу өчен, экранда күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга мөмкин.