Ветераннарга рәхмәт сүзләре. Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фронтовик Хидият Әхмәдуллинга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.
Парламент җитәкчесе ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер теләде, һәм республика Президенты исеменнән котлау хатын тапшырды. Хидият Әхмәдуллин Ерак Көнчыгыш фронтында сугыша, ә соңрак ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Хәзер республикада аның 9 хезмәттәше фронтовик яши. Депутатлар аларның һәркайсы янына барды.