#моедетствовойна , #детивойны
Быелгы ел- Россиядә хәтер һәм дан елы. Шул уңайдан төрле бәйгеләр уздырылып килә.Чираттагысы- «Минем балачак — сугыш» дигән бөтенроссия телевизион проект. Әлеге проектта һәркем катнаша ала. Катнашучыларга сугыш балалары белән мини-интервью ясарга яки аларның язмышы турында архив фотосурәтләре һәм хатлардан файдаланып сөйләргә кирәк.Проектның төп максаты — Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын шаһитлар истәлекләрендә саклау, балачагы һәм яшьлеге сугыш елларына туры килгән кешеләр турында җиткерү.
Конкурсантларга видеоны төшерергә яки хикәя язарга, шигырь укырга яки сугыш вакытында балалар язмышы турында җыр башкарырга тәкъдим ителә, шуннан соң видеоны яки текстны шәхси биткә #моедетствовойна , #детивойны, хештеглары белән урнаштырырга кирәк.Конкурста катнашуга гаризалар 1-нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурсның төп номинацияләре өчен приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк, махсус номинацияләр өчен — 20 мең сум.