24 июнь-календарьда үзенчәлекле дата, 1945 елда тарихи Җиңү Парады узды. Быел Хәтер һәм мәтам көнендә төп парад башкалабыз Мәскәүдә, шулай ук Россиянең 28 шәһәрендә узды, бөтен ил буенча ветераннарны котладылар, 75 ел элек булган парадны искә алдылар. Иң хөрмәтле кунаклар, әлбәттә, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре иде. Казанның Ирек мәйданында да Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы йөреш ясады.
Парадка санаулы минутлар калып бара- төз сафтагы хәрбиләрнең дулкынланулары йөзләренә чыккан. Офицерлар истәлеккә фотосүрәткә төшәләр. Беренче булып мәйданга иске машинада-Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов керә.
Бер мизгелдә мәйданда тынлыкны тантаналы тавышлар баса. Спас манарасында сәгать суга.»Священная война” көе астында Җиңү байрагы чыгарыла.
Казанның Ирек мәйданыннан парад беркадәр вакытка Мәскәүнең Кызыл мәйданына күчерелә. Нәкъ менә биредә 75 ел элек — бу көнне-беренче Җиңү Парады узды. Оборона министры Сергей Шойгу һәм Россия Президенты Владимир Путин-тантаналы йөрешне ачалар.
Ирек мәйданы буйлап Казан гарнизоны хәрбиләре уза. Меңнән артык солдат, хәрби училищелар, Эчке Эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, прокуратура вәкилләре һәм яшь армиячеләр төз рәтләрдә атлый. Ветераннар трибунасы каршында аларны ветераннар аягүрә басып каршылый.
Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов: «парад искиткеч! бу мәйдан зур игътибарга лаек! иң мөһиме-безнең көрәшчеләр, алар яхшы әзерлектә!»
Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер -хөрмәт күрсәтелде. Парадта катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Бу Җиңү парады — беренче тапкыр тамашачыларсыз уза. Пандемия яшәешкә үз төзәтмәләрен кертте. Трибуналарда битлек, перчаткалар кигән ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре генә.
Мәйданнан тигез колонна белән Т 34, РС-3 танклары, СУ 100 үзйөрешле машиналары узды. Ветераннар Җиңүгә зур өлеш керткән легендар катюшаларны, заманча бронетранспортерларны алкышлады. Парад — ретро автомобильләр йөреше белән тәмамланды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихҗан: «Мин шатлыгымнан күз яшьләрен көчкә тыеп торам. Рәхмәт! Мондый парадның беркайчан да булганы юк иде.»
Ветераннар мәйданнан тиз генә китәргә ашыкмадылар, Котлаулар кабул иттеләр. Аларның каһарманлыгы нәтиҗәсендә күк йөзебез аяз, яшәешебез тыныч-имин.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев.