Тәрәзәләрне пластикага алыштырганнар, обойларны яңартканнар, идәнне яңадан җәйгәннәр. Буадагы 6 күчмә механикалаштырылган колонна оешмасы Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Долгов яшәгән фатирга капиталь ремонт ясап биргән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган көннәрдә сугыш ветеранына бу зур бүләк. «Ветеранга ярдәм итик» акциясе кысаларында башкарылган эшләрнең барышын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.
Ветеран Рәшит Долгов фатирындагы төп проблемаларның берсе ул-җил өреп торучы иске тәрәзәләр. Кышын бигрәк тә үзен сиздерә бу тәрәзәләр. Ремонт барышында аларны пластикка алыштыралар. Туганнары янында вакытлыча яшәүче ветеран өенә карап сөенеп туя алмый.
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Долгов:”Ярдәм итәләр миңа зур рәхмәт. Күптән түгел үз йортында булдым, барысы да бик матур эшлиләр. Өйгә кайтасы килә инде.»
Апрель аенда 95 яшь тутыручы Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшид Долговны фронтка мәктәпне тәмамлагач ук алына. Белоруссиядә хезмәт итә. Каты яралана.
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Долгов:”Военкоматта безгә килегез дип әйттеләр. Безне суслангерьга җибәрделәр. 3 ай бүрәнә ташыгач, шунда ук Белорусиягә җибәрделәр. Берничә мәртәбә яу кырында булгач, мин яраландым. Хәтеремне югалттым”
Ветеран йортына канализацияне дә яңарталар. Моңа кадәр ул бик җайсыз булган. ПМК-6 төзүчесе Рафаэль Касыймов:”Төрле эшләр башкарам. Стеналарны,идәннәрне яңарттык. Атна ахырында хуҗалар үз өйләрендә булачак”
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.