Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Буа якташлык җәмгыяте картлар һәм инвалидлар йортына бәйрәм күчтәнәчләре белән кунакка килә. Быел да алар традициягә тугры калдылар. Cугыш ветераннарына да бүләкләр өләштеләр.
Буа якташлык җәмгыяте, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, районда яшәүче 18 сугыш ветеранына Яңа ел бүләкләре тапшырды. Аларның берсе — Яңа авылда яшәүче 96 яшьлек Әнвәр абый Низамов.
Әнвәр Низамов: “Мин инде карт сугыш ветераны булганга күрә, миңа бүген бүләкләр алып килделәр. Аларга, үзем чын күңелемнән, сезгә һәммәгезгә дә рәхмәт әйтәсем килә. Авырмагыз, бәхетле булыгыз, яшәгез тыныч кына”
Традициягә тугъры калып, якташлык картлар йортында тәрбияләнүчеләрне дә бүләкләр белән сөендерде. Быел алар чәйнекләр, шкафлар бүләк иттеләр. Моннан тыш, Буа үзәк дәваханәсенә 10 миллион сумлык медицина җиһазы бүләк ителде.
Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров: “Һәм безнең якташыбыз Рөстәм Нургасимович Сультеев үз хисабына яңа заманча медицина җиһазы алып бирде. Аның сертификатын да бирдек. Миңа калса, ул җиһазның монда булуы Буа халкының исәнлегенә зур ярдәм булыр дип ышанабыз.”
Сүз уңаеннан, якташлык ел дәвамында районыбызның төрле социаль-мәдәни оешмаларында еш булып, даими рәвештә матди һәм материал җиһазлар белән тәэмин итеп килә.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары