Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирына капиталь ремонт. Буа районында иганәче Илдар Гыймадиев Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 100яшьлек ветеранга әнә шундый зур бүләк ясады. Ремонт өчен 200мең сум акча тотылган. Фатирда тәрәзәләр алыштырылган, идән-түшәм яңартылган, обойлар ябыштырылган. Ялгызы гына яшәүче ветеранның хис-кичерешләре киләсе язмада.
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллин вакытлыча сеңелләрендә яшәп тора. Гыйнвар аенда 100 яшен тутырган ветеран сугыш чоры хатирәләрен яхшы хәтерли.Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветеранга иганәчеләр дә зур бүләк ясадылар.Ветеранның фатирында эшләр ике атна элек башлана. Бу вакыт эчендә агач тәрәзәләр пластикка алышына, санузел һәм балконны тулысынча яңартыла, түшәм һәм идәне алыштыла, обойлар ябыштырыла. Ветеранның фатиры ремонтланганда, үзе туганында яши . Фронтовик үз йортын сагына икән, һәр көнне ремонт барышы белән дә кызыксынып тора. Эшнең ничек барганын үзе дә карап кайта.
Ветеранның фатирындагы капиталь ремонт 200 мең сумга төшкән. Эшләр 36 квадрат метр мәйданда башкарылган. Бүген Буа районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 сугыш ветераны бар. Аларга һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтелә. Бу, аерым алганда, ай саен түләүләр, торак-коммуналь хезмәтләр буенча ташламалар, цифрлы телевидениегә кушылу вакытында түләүсез ярдәм, ташламалы газификация.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.