Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары башкаладан тыш республикабызның һәрбер шәһәрендә һәм районнарында үткәрелде. Биектауда узган парадтан хәбәрчеләребез язмасы.
Җиде Советлар Союзы Герое һәм ике Социалистик Хезмәт Героеның туган ягы булган Биектауда Бөек Җиңү Парады ел саен зурлап оештырылып килә. Дөрес узган ел киң колачлы үткәрә алмадылар , аның каравы быел Биектау район үзәге хәтер һәм хөрмәт мәйданына әверелде.
Мәйдан түрендә иң кадерле кунаклар сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм Советлар Союзы Геройларының туганнары.
9 каһарман портреты белән бизәлгән сәхнәдә бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач мәйдан бер мәлгә сугыш башланган көнгә кайтты.
Шул арада җиңү таңы да атты. Нәкъ менә җиңү таңын якынайтучылар хөрмәтенә багышланган бәйрәм үткәрү бер яктан бурычыбыз булса, икенче яктан үсеп килүче буынга үрнәк, тәрбия чарасы.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.