Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел тула. Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайлардан онык-оныкчыкларга тапшырылып килә. Сугыш һәм тыл ветераннарыбызның сафлары елдан-ел кими бара. Шуңа да, Җиңү көнендә генә түгел, ә аларны һәрдаим кадәрләп яшәргә кирәк. Бүген сүзебез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Берлинда Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү Байрагы кадаган Гази Заһитов турында. Аның тормышы белән татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.