Каһарманлык онытылмый. Бүген Бөек Ватан сугышы елларында Лениград боҗрасы өзелүгә 78 ел.
900 көн һәм төнгә сузылган чолганыш вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 107 мең бомба ташлый. Бу чорда шәһәр 1 миллион чамасы кешесен югалта, күпләр ачлыктан кырыла. 1941 елның 23 июненнән Ленинград шәһәре һәм өлкәсеннән 300 мең кеше Совет Армиясенә мобилизацияләнә, хәрәкәттәге армия һәм флот сафларына баса.Тагын 250 мең кеше фронтка озатыла. 135 мең кеше халык ополчениесе дивизияләренә кушыла. Ленингградны азат итү сугышларында катнашкан якташларыбыз Газинур Гафиятуллин , Михаил Кузмин, Анатолий Кузнецовка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ленинград өчен барган сугышларда 40 мең тирәсе Татарстан вәкиле батырларча яу кырында ятып калган.