Аларның батырлыгы хәзерге үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Республика парламентының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар төркеме «У войны не женское лицо» дигән масштаблы акциягә йомгак ясады. Тыл хезмәтчәннәренең истәлеген мәңгеләштерү, сугыш чоры балаларына ярдәм итү буенча дистәләрчә проектны мәктәп укучылары, республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән иҗтимагый оешмалар тәкъдим итте.
Парламент үзәге фойесында сугыш еллары мохитын булдыру җиңел түгел. Фронт җырлары, фоторәсемнәр һәм хезмәт фронтының тере каһарманнары. Саба районыннан Нәзилә Гатауллина сугыш елларында ун яшеннән урман кисүдә эшләгән. Аннан колхозга кайта. Хәзер аңа 90 яшь!
Проект буенча районнарда төрле кызыклы чаралар, акцияләр уза. Аксубай районында, әйтик, «Аксубай егетләре» ансамбленең яшь музыкантлары пенсионерлар һәм хезмәт ветераннарының өйләренә барып, концертлар оештыралар.
Тагын бер уникаль проект сугышта катнашкан фронтовикларны фотосүрәтләрен мәңгеләштерде. Махсус басмада энтузиастларның иҗади төркеме Андрей Петровның фотосурәтләрен бастырып чыгарды.
Залда иң кадерле кунакларга рәхмәт әйттеләр. Алар тылда фронтны азык — төлек, әйберләр, снарядлар белән тәэмин иткән хатын-кызлар. Сугыштан соң, илнең халык хуҗалыгын торгызалар. Кайгылы, авыр тормышлары, хезмәт батырлыклары яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып тора. Социаль челтәрләрдә балалар иншалары, фоторәсекмнәр конкурслары үткәрелде, массакүләм мәгълүмат чараларында хатын-кызлар батырлыгы турында йөзләгән материал әзерләнде. Фәрит Мөхәммәтшин да утырышта катнашучыларның котлауларын видеоэлемтә режимында җиткерде.
Проект буенча башкарылган эшләрнең барысын да бердәм системага китерергә, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшырырга кирәк, дип саный акциянең инициаторы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. Һәр ветеранга, һәр авыл җирлегенә барып җитү, республика министрлыкларын, ведомстволарны, иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү мөмкин булды. Ә хәзерге шартларда хезмәт батырлыгы темасы икеләтә актуаль.
Социаль-гуманитар проектның икенче этабында актив катнашучыларны бүләкләделәр, «Татарстанның атказанган хатын-кызлары» дигән яңа проектны игълан иттеләр.
Дмитрий Второв, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.