Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел тулды. Ул дәһшәтле елларда Марий Эл республикасының Суслонгер хәрби лагере бихисап татарстанлылар газап чиккән, Суслонгер лагере кешеләрнең күңелендә мәңгегә калган яра.Тарих яңарып торса да үткәннәр онытылмый. Республика районнарыннан, Суслонгер җиренә, якташларына ел да барып, корбан чалып, дога кылып кайталар. Чираттагы язма Саба һәм Теләче районнары делегациясе катнашында Марий эл республикасы сәфәре хакында.
Мари урманнары эченә ул елларның бик күп сере яшеренгән. Бирегә авырып, ачлыктан хәлсезләнеп үлгән 266 солдат җирләнгән. Бу саннар тагын да күбрәк булырга мөмкин. Вафат булганнарның исемнәре язылган мәрмәр такта Җиңүнең 75 еллыгында дәүләт программасы буенча яңартыла. Җирлек башлыгы Сергей Кудряшов бу урыннар һәрдаим безнең күзәтүдә ди.
Суслонгер авылы Казан- Йошкар ала тимер юлы төзелә башлагач 1927 нче елда барлыкка килә. 4 вагонлы паравозның урман эченнән дә узуы мәгълүм. Сугыш башланганчы Көмеш күл янында хәрби полигон булган. 1941 нче елның августында хәрби өйрәнүләр лагеры барлыкка килгәч бик күп солдатлар, шул исәптән Бөгелмәдә формалашкан 31нче номерлы запас полк та бирегә китерелә. Ләкин бу җирләр аның кадәр хәрбине кабул итәргә әзер булмый.
Биредәге ачлык, вәхшилек, салкынлык, авырулар командирларның кешелексезлеге үлемнең төп сәбәпчесе була. Хәрби лагерь турындагы чын дөреслек язылган хат могҗиза белән Мәскәүгә барып җиткәч, 1943 нче елда Советлар Союзының беренче маршалы Климент Ворошилов Суслонгерга үзе килә. Хәрби бурычын намус белән башкармаган командирлар юк ителә һәм шартлар үзгәрә башлый.
Ике район халкы истәлек ташлары белән танышты, тирән чокырга әйләнеп калган элеккеге клуб, землянка урыннарында булды. Коръән ашын уздыручы Шафыйковлар гаиләсе тарихында да Суслонгер тирән эз калдырган. Рифкатъ абыйның тормыш иптәше Гөлнур апаның әтисе Равил Зарипов та була биредә.
Һәр ел бирегә туганнары Суслонгер җирендә газап чиккән яңа кешеләр килә. Мари урманында күпме солдатның өйрәнүләр узганы да төгәл билгеле түгел.
Иң авыр вакытта, гомерләренең соңгы минутында да солдатлар туган якларын, якыннарын сагынып искә алгандыр. Без бу шомлы җирне белергә, аны буыннан-буынга тапшырырга бурычлы.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Вахитова, Саба телевидениесе белән берлектә Татарстан яңалыклары өчен.