Бу көннәрдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Ә киләсе репортаж герое өчен беренче чәчү кампаниясе 1942 елның апрелендә башланган. 12 яшьлек Виктор Кусакин ул вакытта фронтка киткән тракторчыларны алмаштыра. Бүген Бөек Ватан сугышы хезмәт фронтының хөрмәтле ветераны-Алабугада яши, аны хөрмәтлиләр. Виктор Васильевич Кусакин белән безнең иҗат төркеме дә очрашты.
Хәзерге бишенче сыйныф укучыларының көн саен иртәләрен мәктәпкә барудан түгел, ә авыр хезмәттән башлавын күз алдына да китереп булмый.
Ир-атларның барысы да диярлек фронтка китә, ә кечкенә Витя транспорт бригадасында эшкә тотына. Берничә яшьтәше һәм хатын-кызлар белән бергә үгезләр җигеп, фронтка җибәрү өчен пристаньга спирт, бәрәңге һәм агач ташыйлар. Бераздан яшүсмергә җирле һөнәр училищесында тракторчыга укырга дигән повестка килә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Кусакин: «Безгә шунда ук -сез тракторчылар, димәк, булачак танкистлар дип аңлаттылар.
Иң авыр елларда игеннәр чәчү аның үзәгенә үтеп кергән. Барысын да яхшы хәтерли. 17 яшендә үк инде Виктор булачак тракторчыларның остазы була. Ә армия хезмәтенә сугыштан соң эләгә. Техниканы яхшы белгән егет Германиядә Генераль штаб шоферы булып хезмәт итә, берничә тапкыр маршал Чуйковны күрү бәхетенә дә ирешә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Кусакин: «көн саен штабка генералны китерә идем, шунда Чуйков та килеп йөрде.»
50нче елларда Алабугага беренче үзйөрешле комбайннар кайтарыла. Виктор Васильевич механизаторларны һөнәр осталыгына өйрәтә, шоферларны укыта, инструкторлар әзерләргә булыша.
Ул чакта Алабуга районындагы механизаторлар һәм шоферларның күбесе аның шәкертләре була. Виктор Кусакин 90 яшендә дә актив эшчәнлек алып бара. Мәктәп укучылары белән дә еш очраша. Үзенең 5 б сыйныфында укыганда авыр хезмәт фронтына киткән чакларын исенә төшерә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Кусакин: «Мин тактада СССР һәм Германияне ясап күрсәтәм, укучылардан ни өчен Германия шундый зур илебезгә һөҗүм иткән дип сорашам.
Виктор Кусакин Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнә. Тылда фидакярь эшләгән тыл батыры бәйрәм түрендә булырга бик тә лаек.
Фәнис Мөхәммәтов, Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Рөстәм Муллагалиев.