Актаныштагы сугыш ветераны Тәфкил Вәлиев 95 яшьлек гомер бәйрәменә әзерләнә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Сугыш һәм тыл ветераннары

Актаныштагы сугыш ветераны Тәфкил Вәлиев 95 яшьлек гомер бәйрәменә әзерләнә

20.02.2020

Актаныш районының Югары Яхшый авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәли улы Вәлиев быел 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. 17 яшеннән фронтка киткән солдат, күкрәген медальләр белән тутырып, кабат туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Ветеран әле дә сафта, авыл мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларын башкара. Тынгы белмәс ветеран хакында киләсе язмада.

Тәфкил тулы булмаган мәктәпне тәмамлаган елны сугыш башлана, яшүсмер егетнең киләчәктә белем алу хыялы челпәрәмә килә. Авылның хәрби хезмәткә яраклы бар ир-аты сугышка чакырыла. Вәлиевләр гаиләсеннән алты ир егет тә фронтка китә. Шуларның өчесе- Габделвәли, Акмалетдин, Мөхәммәтдин абыйлары яу кырында һәлак була. Тәфкилне бригадир итеп куялар. Ә 42 нче башында  сугышка алына, Көнбатыш фронтта немец илбасарларына каршы көрәшә, ә 45 елның августыннан япон гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша.

Новости СМИ2

Япон сугышында елга кичкәндә Тәфкилнең каз оясы үрә белүе ярдәмгә килә. Рота авыл егете ясаган каз ояларын палатка белән тышлап елга кичә. Беренче бүләге-“Батырлык өчен” медален шушы бәрелештән соң тапшыралар. Ә “Сугышчан казанышлар өчен” медале- япон самурае белән күзгә-күз очрашып, каушап калмыйча, үзен дә, иптәшләрен дә саклап калган өчен бирелә. Һөҗүм вакытында Тәфкил абый яралана, 9 ай госпитальдә дәвалана.

Тыныч тормышка 48 елның апрелендә генә әйләнеп кайта. Җимерелгән хуҗалыкны торгызуда армый-талмый эшли. Районның төрле хуҗалыкларында бригадир, прораб, рәис булып эшли. Лаеклы ялгач чыккач, җирле ветераннар оешмасын җитәкли. Тәфкил ага хатыны Разия апа белән 55 ел матур гомер кичерә, өч бала тәрбияләп  үстерәләр.

 Авылның тынгы белмәс аксакалы әле дә сафта, 35 ел инде авыл мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларын башкара. Ачык йөзле, көр күңелле булгангадыр, өеннән кеше өзелми. Киңәшләренә олысы-кечесе колак сала.

Ул имамлык иткән чорда Югары Яхшый, Тәкмәк авылларында мәчетләр салына. Ветеран яшәгән йортка балалары, оныклары еш кайта, сугыш хәтирәләрен тыңларга мәктәп укучылары да килә. Авыл аксакалы аларны тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өнди.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Бүген- Халыкара туган тел көне

Бүген- Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көне белән  Татарстан Дәүләт  Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлавы

Халыкара туган тел көне белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлавы

2020 елдан башлап бала тудыру йортларында «Яңа туган балага бүләк» акциясе уза

2020 елдан башлап бала тудыру йортларында «Яңа туган балага бүләк» акциясе уза

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+