Бизәкле, матур коймалары, айлы, чаптар кашкалы капка түбәләре, аккошлы коелары белән балкытып торган бер йорт бар Актанышбашта. Аның хуҗасы – Шәйхенур Әхмәтовка 90 яшь тулды. Олугъ юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчен ул горурлык хисләре белән кабул итеп алды.Егетләр кебек әле Шәйхенур абый. Тормышка мәхәббәте сүнмәгән, шушы яшькә җиткәндә дә көр күңелле булып калган. Осталыгы ата-бабасыннан ук килә. Әтисе Шәмсиәхмәт ага оста тегүче булган, итек тә баскан, кайры туннарны тиресен үзе иләп, үлчәп, җөйләп клиентына кигереп җибәрә торган була.
Бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә Шәйхенурга. Бөек Ватан сугышы башлангач, 11 яшьлек малай, яуга киткән ир-егетләрне алыштыра: яшьтәшләре белән сука артына баса, басу тырмалый, чәчү чәчә. Авырлыкларга каршы торырга шушы чорда өйрәнә.
Ат җиккән егет, тора-бара илдә- көндә күрелмәгән куәтле техникалар иярли. Түбән Кама төзелешләрендә катнаша. Экскаватор руле артына утырып, зур-зур котлованнар актара, химия заводының нигезен торгызуга саллы өлеш кертә. Туган җирнең тарту көче җиңә егетне. 70 нче елларда Актанышка кайта. Актаныш үзәген төзүдә катнаша, Такталачык, Уразай һәм башка мөһим объектларны сафка бастыруда эшли.
Тагын бер сәләте бар Шәйхенур абыйның: гармунда бик матур уйный, яшьрәк чакта кушылып җырлаган да. 47 ел бергә тату гомер кичергән хатыны Мәгъфия апаны да карап-тәрбияләп тора. Балалары, оныклары еш кунак төп йортта, уллары, киленнәре, оныклары кайтып булышалар.
Шәйхенур Әхмәтовның авылның киләчәгенә битараф булмавы, халык җыеннарында фикерләре, тәкъдимнәре белән чыгыш ясавы да үрнәк сыйфат.
Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев, Шәйхенур Әхмәтовның 2019 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районда узган “Олы җыен”фестивалендә катнашып, “Иң матур татар өе” номинациясендә җиңүе авыл өчен зур горурлык булуын әйтте.
Ләйсән Газизова.