Алдагы видеоязмабыз Актаныш районында гомер итүче 100 яшьлек Рәшидә Рахматуллина турында. Ул төрле чорларның, елларның бар михнәтен үз җилкәләрендә тойган, сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларны да яхшы хәтерли ул. Бүгенге көндә ул 7 онык, 13 оныкчыкның кадерле дәү әнисе, дәү әбисе. 100 яшьлек юбиляр хатирәләре киләсе язмада.
Уразай авылында 3 малайдан соң, бердәнбер кыз булып дөньяга килә ул. 16 яшеннән хезмәт юлын башлап җибәрә. Сугыш чоры авырлыкларын да кичәргә туры килә аңа.Тормыш иптәше Гайсә белән гаилә корып, 4 балага гомер бүләк итәләр. Инде хәзер балалары үзләре әниләрен кадерләп, аның биргән тәрбиясенә рәхмәт укып яши.
Бүгенге көндә дә Рәшидә апа тормышка мәхәббәтен җуймаган, балаларының кадер хермәтендә яшәвен дәвам итә. Бугенге көндә килене Фәйрүзә тәрбиясендә. Балалары, оныклары һәрдаим килеп хәлен белеп торалар
Рәшидә апаны юбилее уңаеннан район башлыгы Ленар Зарипов тәбрик итте. Аңа Россия президентының, Республикабыз рәисенең котлау кәгәзләрен һәм үзенең күчтәнәчләрен тапшырды.
Эльза Әхмәтҗанова, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.