Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган табибларны без яратып, ак фәрештәләр дип тә йөртәбез. Киләсе видеоязмабызның герое да гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган медицина хезмәте ветераны Ирек Салихов.
Аклы каралы фотосурәттән карап торган 18 яшьлек егет Казан дәүләт медицина институты студенты- Ирек Салихов. Аңа хәзер 95 яшь. Хезмәт эшчәнлеген Ютазы районың Кырым-Сарай участок хастаханәсендә эшләүдән башлый. Беренче эш көнендә үк утта янган кешегә ярдәм итеп аякка бастыра. Ул чакларны да, гомеренең һәр баскычын әле бүгендәй хәтерләп искә ала. Колакка гына катырак мин дип шаярта медицина ветераны.Туган көнендә Ирек Салиховны Татарстан сәламәтлек министрлыгы һәм Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре дә котларга килде.
Аның инициативасы буенча 1нче ШКХ хирургия бүлеге базасында махсуслаштырылган гастроэнтерология бүлеге төзелә. Клиникада илдә беренчеләрдән булып хаста органны саклап калу хирургиясен тирәнтен өйрәнүгә һәм үстерүгә башлангыч салына .Ирек Салихов җитәкчелегендә кафедрада ашказаны җәрәхәте , 12-катлы эчәкне дәвалау белән бәйле яңа алымнар эшләнә. КамАЗ төзелеше вакытында профессор Ирек Салихов хирургия хезмәте буенча Бөтенсоюз төзелешенең консультанты була. Ирек Алимҗан улының педагогик эшкә һәм яшь табибларны укытуга күп вакыт һәм көч бирүен дә билгеләп үтте Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырган Идеал Айхетуллов.
Профессор, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Ирек Салихов тумышы белән Буа шәһәреннән. Әлеге төбәк Татарстанга сәламәтлек сагында торучы һөнәр ияләрен тәрбияләү буенча беренче урында, мөгаен.
Бәхетле картлыкта яшәүче Ирек Салихов хәләл җефете Октябрина белән гомер итә. Якыннары да гел хәл –әхвәләрен белеп, күңелләрен күреп яши.
Мөршидә Җиһан, Татарстан яңалыклары өчен