65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар поездга алдан сатып алынган билетны дистанцион рәвештә тапшыра ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
8800775-00-00
Әлеге чара эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, 2021 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә була.Оператор пассажирның мәгълүматларын һәм кичектерелә торган сәфәрнең реквизитларын теркәп куя. Пассажир ярты ел дәвамында үзе сайлап алган сату пунктында акчасын кайтара ала. Юл документының- оригиналы булырга тиеш. Шулай ук электрон билетны рәсми веб-ресурслар ярдәмендә дә кайтарып була. 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирның билетын якыннары да кайтара ала. Моның өчен ышаныч кәгазе белән билет кассасына килергә кирәк.