Сугыш чоры балалары күргән авырлыкларны бернинди бизмәндә дә үлчәрлек түгел.
Сугышның һәр көн булып торган ачы хәсрәтен, ачлыгын, хәерчелеген, якыннарны югалту кайгысын олылар белән бергә кичерде балалар. Киләсе язмабызның герое сугыш чоры баласы — Нурия Садыйкова. Үз бәхетен ул бик күп михнәтләр аша тапкан.
Тумышы белән Нурия Садыйкова Чүпрәле районы Чаткылбашы авылыннан. Матур табигатле әлеге авыл бүген Чепказ баш дип атала. Сугыш афәте килгәндә аңа нибары 13 яшь була.
95 нче яше белән барса да хәтере сөбханАллаһ. Балачак елларын, гомумән ашыйсы ризык йөрткән тормыш еллары турында ул көне буе да сөйли ала.
Нурия апаның холкы шундый – ул беркайчан күңелен төшерми, киләчәккә өмет белән карый, һәр яңа туган көнгә шатлана. Хәер, шатланмаслыкмени? Бердәнбер кызы Румиясе тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яши. Көн саен булмаса да ак әби Нурия Садыйкованың зур гаиләсе бер табын янына җыела.
Язмыш сынауларын күп кичергән ветеран бәхетнең, матур тормышның кадерен яхшы белә. Сугышлар гына була күрмәсен дип намаз саен дога кыла.
Мөришдә Җиһан. Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.