“Татар кызына өйлән, татар егетенә кияүгә чык. Балаларыңа матур-матур татар исемнәре куш, аларны татар рухында тәрбиялә һәм сабый чактан ук туган телеңне өйрәт. Онытма: балаңның рус телен кечкенәдән үк белүе үз ана теленнән читләшүе өчен түгел, ә икетеллелек һәм алдагы тормышы өчен кирәк. Туган телеңне белмәү – тудырган анаңнан җирәнү белән бер! “Бу юллар милләтем-өммәтем дип җан атып яшәгән халык язучысы Аяз ага Гыйләҗевтан татар кешесе истә тотарга тиешле 12 киңәшнең берсе. “Чәй яны-татар җаны” тапшыруының бу чыгарылышында без Аяз абыйның дәвамчылары белән шул хакта сөйләштек.