Елларым….Җырларым… Әлеге төшенчәләр Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе өчен бер-берсеннән аерылгысыз. Тормышлары иҗатта үтә. Алар өчен быел юбилейлар елы.Үзешчән сәнгатьтә катнаша башлауларына 55 ел. Ә бердәм гаилә коруларына 30 апрельдә 50 ел тула. Сәхнәдә – өч буын. Әти-әниләре, балалары, оныклары. Гайнемөхәммәтовларны иҗаттан тормыш авырлыгы да, яшәеш мәшәкатьләре дә аермаган. Киресенчә, гаиләне ныгыткан гына. Ике балалары да сәнгать юлын сайлаган.